~ Бу сайтта ~
 

~ Йолдызлар ~

 
~ ТАТАРХИТ ~
~ ТОР 10 ~

~ Кибет ~

main

~ Календарь ~

Hosted by uCoz

~ Һава торышы ~

~ Валюта ~

~ On-line ~

~ Реклама ~

>>>>>

 
 
 
Hosted by uCoz
 
Асылъяр
Асылъяр турында белешмә:
Чын исеме: Зәйнетдинова Алсу Рөстәм кызы.
Туган вакыты: 1986 ел, 14 июль
Туган җире: Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетның вокал бүлегендә укый.
   Әкрен генә кечкенә адымнар белән килеп керде ул татар эстрадасына. Кем дип сорыйсызмы? Бик күп җыр бәйгәләрендә катнашып җиңүче булган, ә хәзер Илһам Шакиров исемдәге II Халыкара конкурсында беренче бүләк иясе Асылъяр турында сүз бара. Шундый матур исемне кайдан алды икән ул?
 −Эчке дөньямны ачып бирә торган татар исеме ул, мәңге кабатланмас, нәкъ сәхнә өчен. Сеңелем дә Асыл исемле, бәлки шул да йогынтыясагандыр.
 −Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгыуң кайда булды?
 −9 класста укыганда "Сандугач керде күңелгә" фестивалендә катнашып лауреат исеме алдым.
 −Җырларыңа клип төшерергә уйламыйсыңмы?
 −Тиздән әзер булачак, җәй башларына чыгарырга ниятләп торабыз.
 −Сәхнә киемнәрен каян аласың?
 −Костюмнарны заказ биреп төктерәм. Стилист белән бергә детальларне үзем дә уйлап чыгарам. Бигрәк тә аларга бисер тезергә, ташлар тегәргә яратам, төрле бизәкләр ясыйм. Киемнең оригиналь, кабатланмас булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк.
 −Берәр компания белән контракт тезедеңме әле?
 −"АКСУ" студиясендә эшлим. Бу студиясенең йөзен кәрсәтсәм дисәм дә ялгыш булмас. Җитәкчем, продюсерым - Рөстәм Сәрвәров.
 −Нинди шагыйрь, композиторлар белән элемтәдә торасың? Кемнең җырларын үз итәсең?
 −Габдрәзәк Миңнегалиев, Рөстәм Сәрвәров җырларын яратып башкарам. Җырлар арасында үзем язганы да бар. Шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин, Гөлшат Зәйнәшева, Ленар Шакирҗан, Айдар Минһаҗев иҗаты белән кызыксынам. Күбрәк халык җырларын яратам. Концертка килгән һәр кеше үткәнен яңартып китәрлек итеп җырларга кирәк дип уйлыйм.
 −Укуга вакыт каламы?
 −Тыгыз вакытлар була-булуын. Җырлап йөрү белән бер үк вакытта студент икәнемне дә онытмаска тиешмен. Шуңа гастрольләргә дә каникул вакытларында гына чыгарга туры килә.
 −Мәхәббәткә ышанасыңмы? Синең эчен бармы ул?
 −Бар. Мәхәббәт булмаса, җырлар язылмас иде.
 −Синең күңелеңне яуларлык егет неинди булырга тиеш?
 −Күңеле саф булсын. Үзен әллә кемгә куйган егетләрне яратмыйм. Аннары, ышанычлы, хатын-кызларны хөрмәт итүчән. Ул минем йөрәгемне яулап алган икән, аны саклый дә белергә тиеш.
 −Нинди хыяллар белән яшисең?
 −Хыялларны әйтергә ярамый, әйтсәң кабул булмый алар, үземдә генә калсын.
 
Гөлназ Гыйльмиярова.
 
 

~ Форумда ~

~ SMS ~

~ Банер алышу ~

~ Статистика ~

 

Rambler's Top100 Rambler's Top100

Яндекс цитирования

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

be number one

~ Иптәш сайтлар ~

Информатика татарча!

БУЛМАС.РУ - Йолдызлар, эстрада, язучылар h.б.

Mubrik.tk сайтында татар мон,ы яши

>>>>>

 

  Дизайны - ®Ruslan-Studio 2005

  Copyright - © 2005 "Idel-Kama"