~ Бу сайтта ~
 

~ Йолдызлар ~

 
~ ТАТАРХИТ ~
~ ТОР 10 ~

~ Кибет ~

~ Календарь ~

Hosted by uCoz

~ Һава торышы ~

~ Валюта ~

~ On-line ~

~ Реклама ~

>>>>>

 
 
 
Hosted by uCoz
 
Гөлнара Исмаева
Гөлнара турында белешмә:
Туган урыны: Әлмәт шәһәре.
Туган елы: сер
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетның вокал бүлегендә укый.
Хобби: рәсем ясау, информатика фәне.
Яраткан эчемлеге: томат согы.
Яраткан ял урыны: Греция.
Гаилә хәле: шулай ук сер.
 -Гөлнара исеме "ут чәчәге" дигәнен аңлата, ә син бик сабыр, басынкы күренәсең.
 -Төрлечә була. Чыгырымнан бик сирәк чыгам: тыныч холыклымын. Әтием кушкан исем бит. Миңа бик тә туры килә дип уйлыйм.
 -Сәнгать дөньясы ишекләрен сиңа кем ачты?
 -Әтием һәм әни Әлмәт театырында эшләделәр. Мин сәхнә пәрдәсе артында үскән бала. Спектакльләрдәге җырларны яттан белә, җырлый идем. Мәктәптә укыганда "Автостоп" ансамбленә йөрдем. Үзем җырлар язам, үзем җырлыйм.
 -Укырга керү авыр булдымы?
 -Юк, гыйлемгә кагылышлы бар әйбер дә миңа җиңел бирелә, Аллага шөкер!
 -Мәскәүне дә яуларга өлгергәнсең...
 -Концерт белән "солянка"га баргач күреп кайттым ул уку йортын. Хәзер Казандагы филиалында укытам. Әле аспирантурага чакырдылар. Улым мәктәпне тәмәмлаганын көтәм.
 -???
 -Психология белән күптән кызыксынам. Ул фән буларак түгел, ә үземне аңлату, тәрбияләү өчен кирәк. Тирә-юньдәгеләр белән аралышырга, эчке дөньядагы проблемаларны чишергә ярдәм итә. Белемсезлек кешене үтерергә дә мөмкин.
 -Гөлнара, "Ялгыз тәкәрлек" синең язмышыңа бәйле әсәрме?
 -Юк. Игътибар итсәгез, җыр белән спектакльнең эчтәлеге туры килми. Рамазан фани дөньядан китте, ә бит тормыш дәвам итә. Мин әйтергә теләгән фикер дә шул - үзеңдә көч табып яши белергә кирәк. Аның кебек җиңел юл сайларга ярамый, ул көчсезләрнең генә эше. Җырның көенә килгәндә, анда якты моңсулык чагыла. Якты дәньяны яратучыларга багышлана. Шәхсән үзем иртә-кич мине яшәткән өчен Ходайга рәхмәт укыйм.
 -"Син минем бердәнбер" җыры озак язылдымы соң?
 -Төнлә уяндым да, торып утырып язып та ташладым. Гаҗәп хәл! Үзем язмаган кебек тоелды.
 -Спектакальне төшерү барышында булган берәр кызыклы вакыйганы сөйлә әле.
 -О-о-о, мотоциклдан "очтым"! Йомгак төсле тәгәри-тәгәри суга килеп төштем. Рәхәтләндек көлеп. Режиссер әрләп тә бетерде: "Синең өчен мин җавап бирәм", - ди. Үз теләгем белән мотоцикл утыргачына менеп бастым бит. Экстрим, адреналин белән "авырыйм" мин.
 -Алай булгач, "канны кыздыра торган" спорт төрләре белән дә шөгельләнәсеңдер?
 -Чит илдә ял иткәндә парашюттан сикердем, биеклектән суга чумдым...  Алардан уңай нәтиҗә алам: илһам ташый башлый, ялкынланып эшлисе килә. Экстрим дигәннән, бер кызыклы хәл сөйләп китим әле. "Татар җыры"нда кияр өчен дип тектергән күлмәгем вакытында әзер булмады. Сәхнәгә күлмәкнең өлгеләрен тегеп түгел, ә энәләп белән генә тоташтырып чыктым. Кискен бер хәрәкәт һәм минем күлмәк "таралачак" иде. Бәхеткә, барысы да уңышлы узды.
 
 ( дәвамы>>> )
 
 

~ Форумда ~

~ SMS ~

~ Банер алышу ~

~ Статистика ~

 

Rambler's Top100 Rambler's Top100

Яндекс цитирования

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

be number one

~ Иптәш сайтлар ~

Информатика татарча!

БУЛМАС.РУ - Йолдызлар, эстрада, язучылар h.б.

Mubrik.tk сайтында татар мон,ы яши

>>>>>

 

  Дизайны - ®Ruslan-Studio 2005

  Copyright - © 2005 "Idel-Kama"